Узган атнада Алексеевск районында Бөтенроссия бал фестивале узды. Умартачыларның тематик конференциясе эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Менделеевск районы кырларында, Туйма авылыннан ерак түгел, урып-җыюның иң кызган чоры. Биредә шәһәр халкы өчен хас булмаган комбайннар һәм машиналар гөрелдәгән тавыш тынып тормый. «КАМАЙ-АГРО» СПОК районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюга керешкән иде. Туймада эш барышын күзәтеп торганнан соң, бу мизгелләрнең ни дәрәҗдә җаваплы һәм мөһим булуын аңлыйсың.
Арча районы кырларында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә районда 26,3 мең гектар мәйднада ашлык җыелган, бу фараздан 47 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 23 августка тулаем ашлык җыемы 80,7 мең тонна, бер гектардан уртача уңыш - 30,6 центнер.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле Казан» төп гастрономия фестивалендә фермер аллеясын ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанга эш сәфәре белән килгән Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сапархан Омаров белән очрашты.
Буа районы кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Хәзер бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Эшкә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Түбән Кама районында район җитәкчелеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә урып-җыю эшләренең барышын бәяләде һәм бу атнадагы иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр. Кунаклар белән, Елантово авылы янындагы кырда эшләүче игенчеләрне шатландырып, иҗат бригадасы - «Илһам» эстрада ансамбле килгән иде.
Август – Әлмәт районы игенчеләре өчен дә кызу чор. Аяз көннең һәр мизгеле кадерле. Комбайнчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданда ашлык суктырып, аны җыеп алырга тырышалар: хезмәттә ярышу бүген авыл хезмәтчәннәре өчен бик актуаль.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.