ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Кукмара  районында  терлекчеләр һәм  ветеринария  хезмәткәрләре  өчен  Ринат Мөхәммәтшин ис. Үзәк  стадионда   гадәттәге  Сабантуй  бәйрәмен  үткәрделәр.  


16
август, 2019 ел
җомга

Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. 

Татарстанда  урып-җыю кампаниясе башыннан  бирле  яңа  уңышның  беренче  бер  миллион тонна  асын  җыйдылар.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда,   16 августка   республика  буенча бөрткле  һәм кузаклы  культуралар    336,3 мең га мәйданда  суктырылган,  бу  барлык  авыл  хуҗалыгы культуралары  мәйданының    23,7%ын  тәшкил  итә. 

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең  барышы   белән  танышу максатында  Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай  районнарында булды.  

15 августта Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов белән  бергә  Лаеш районында “Кәүсәр” ит  эшкәртү комплексының  эшчәнлеге  белән  танышты.  


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышу  максатында   Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.   

Искәртеп  узабыз,  Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.     

Һәркөнне  үзгәреп  тора  торгаг  һава торышы  Татарстан  игенчеләре  өчен  җитди  сынауга  әзверелде.   Уракның  кызган  чагында  гына  коеп яңгырлар  ява башлады. Әмма әзрәк  кояш  күренүгә  техника кырга  чыга.    


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Авыл мәктәпләреннән  22 яшь татарстанлы    «Агро НТИ — 2019» конкурсының  финал  этабында  катнашчак.  Иң яхшылар  исемен  алу  өчен,  татарстанлылардан  тыш,  Волгоград, Кемерово, Новосибирск  һәм   Саратов өлкәләре  вәкилләре  ярышачак.     Балалар АПК өлкәсендә цифрлы    технологияләр куллану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр һәм  роботлаштыру  буенча  биремнәрне чишәчәкләр.    Катнашучыларга  авыл  хуҗалыгы тармагының  берничә  юнәлеше  буенча  инженерлык  ярышларын  үтәргә  турычәк,  болар:    АгроМетео, АгроКосмос, АгроКоптерлар  һәм  АгроРоботлар.


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның    үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International