Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Республика дәрәҗәсендә сөт терлекчелеге белән селекция-нәсел эше гомуми системасының фәнни нигезләнгән концепциясен эшләү» проекты буенча эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Sustainable Food System Ireland» Ирландия компаниясе директоры Дэвид Батлер, шулай ук Сколково фән һәм техника институты, Н.Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе һәм республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Кайбыч муниципаль районының Турминский авылыннан эре мөгезле терлекләр өчен ферма төзегән Андрей Ермолаев.
13 июльдә Татарстанның Саба районында терлекчеләрнең гадәттәге слеты узды, анда 2019 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясадылар.
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 2019 елның беренче яртыеллыганда терлекчелек продукциясен җитештерү артты. Бу елның гыйнвар – июнь айларында республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 670,9 мең тонна сөт, 200,1 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерлгән. Узган елның шушы чорына карата артым 4% һәм 2% тәшкил итә. шуннан эре мөгезле терлек ите 49,2 мең тонна (99%), дуңгыз ите – 44,7 мең тонна (105%), кош-корт ите – 105,0 мең тонна (102%).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җомга көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалыклар белән эшләү турында сөйләде.
Көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй яулаган гади кешеләр турында яза торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Тукай районыннан ярты гасыр механизатор булып эшләгән Нурмөхәммәт Шәмси улы Шәмсиев.
Республика районнарында кыр эшләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Республика кырларында терлек азыгы әзерләү буенча актив эш алып барыла.
20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Ленинград өлкәсендә Россиядә иң зур «Бөтенроссия кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко катнаштылар.