ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләрен  нәтиҗәле  һәм  вакытында  башкару  өчен  барлык  урып-җыю транспортының  югары дәрәҗәдә төзек  һәм  эшкә  әзер  булуы, эшләрне төгәл  оештыру  хәлиткеч  әһәмияткә  ия.    

Әлмәт районында “Яшелчә  аланы” күләмле  проект буенча  актиа  эш  алып барыла.    «Авыл» кооперативында  яшелчә  һәм  җиләк-җимеш  культуралары үстерү  буенча  быел    16 резидент  катнашты.   Чәчү мәйданы  110 гектардан  артык  тәшкил  итә.  Яшелчә  аланының  күпчелек  мәйданында    чөгендер,  кишер,  пекин кәбестәсе,  төсле  кәбестә,  ак кәбестә,   брокколи, кура  җиләге, карлыган,   клубника,  кара  бөрлеген үсә.  


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев Санкт-Петербургта  10-11 июльдә уза  торган  III Халыкара  балык  сәнәгате  форумы эшенә  старт  бирде.   Россия  балык  хуҗалыгы  комплексының  төп  мәйданчыгына  быел  20 чит  ил   делегациясе,  үзебезнең  һәм  чит  илләрнең   җизнес,  тармак ассоциацияләре  вәкилләре  җыела.   Чараның  төп  темасы     – «Иксез-чиксез  мөмкинлекләр: табигать, икътисад, кеше».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар бар.    Шундыйларның  берсе   -   Маракиннар  гаиләсе,  алар  менә  өченче  ел  инде  Зәй  районының Урта  Пәнәче  авылында  йомырка сала  торган  тавыклар  һәм  бройлерлар  үстерәләр.  


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  6 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән  11 июльгә кадәр  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУ белгечләре  төркеменең Нурлат  районы  халкы  белән  очрашулары  планлаштырылган.   

8 июльдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсе  делегациясе  белән  очрашты, аны   Үзбәкстан  Республикасының  Бохара  өлкәсе хакиме урынбасары    Сөннәтулла Хикмәт  җитәкли. 


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

6 июльдә  Арча  районының    «Северный АХП» ҖЧҖ базасында  урып-җыю эшләренә  әзерләнү  һәм  аларны  уздыру  мәсьәләләре  буенча       семинар-киңәшмә  узды. Киңәшмә эшендә  район  башлыгы      Илшат Нуриев, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Ренат Гатиятов,  авыл  хуҗалыгы  идарәсе  белгесләре,  шулай  ук  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар бар.    шундыйларның  берсе    -  Татарстанның  Зәй  районы Югары  Пәнәче  авылыннан  үзләренең  кошчылык  фабрикасын  ачкан Мартемьяновлар гаиләсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International