Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече фермаларны үстерүгә зур игътибар бирә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең күпчелек өлеше республиканың крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелә. Әмма иң мөһиме – фермерлар тотрыклы табыш китерә торган үзләренең яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр.
6 июльдә Арчада Халыкара кооператорлар көне уңаеннан Татарстан кооператорларының һәм фермерларының II Спартакиадасы узды.
Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән мактау һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - Мөхәммәтҗанов Фазылҗан Газизҗан улы.
Бүген “Татарстанда кыр көне - 2019” бишенче агротехнологик күргәзмә ябылды. Аны ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Төркиянең Он һәм икмәк әйберләре җитештерүчеләре ассоциациясе Рәисе, Бөртекле, кузаклы, майлы орлыклар һәм продуктлар экспортлаучылары ассоциациясе идарәсе Рәисе Тургай Юнлю җитәкчелегендәге Төркия делегациясе белән очрашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татарстанда кыр көне – 2019” агросәнәгать күргәзмәсе уникаль күрсәтмә мәйданчык булды һәм түгәрәк өстәлләр һәм эшлекле сөләшүләр уздыру өчен уникаль урынга әверелде. Чарада катнашучылар бу көннәр кызыклы гына булып калмыйча, төзелгән контрактлар һәм килешүләр рәвешендә нәтиҗәләр биреп, уңышлы да булды.
Татарстанның Әлки районында «Яшь кооператорлар» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Кооператив вәкилләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән һәм аны сату белән шөгыльләнәләр. Бу хакта Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Лаеш районында уза торган «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә хәбәр итте.
3 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында “2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКга кайтарыла торган техника һәм җайланмаларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдрелгән чаралар” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәлләр уздырдылар.