Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 6 майга тәүлеклек сөт савымы күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,5 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
14 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәләренең һәм ведомство оешмаларының кадрлар хезмәткәрләре белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре катнашты. Югары уку йортларына укырга кабул итү башланыр алдыннан аларның кадрлар хезмәткәрләренә абитуриентларны максатчан кабул итүнең яңа кагыйдәләре аңлатылды.
14 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының 2019 елдагы 4 айлык эшенә йомгаклар ясады. Киңәшмәне Министрлыкның терлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Алабуга районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Алабуга» күпләп-ваклап бүлү үзәге төзелә башлау тантанасында катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында чәчү эшләренең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров йөрделәр.
13 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) тәҗрибә кырларында булды. Министр белән бергә аның урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Марсель Таһиров, шулай ук башка җаваплы затлар йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 2019-2020 елларда интервенция ашлыгын дәүләт сатып алуларын уздыру турында карар кабул ителгән очракта, 2019 ел уңышы ашлыгына минималь бәяләрнең иң чик күләмнәре раслану турында хәбәр итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бу хакта тиешле карары 2019 елның 18 маеннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, куллану төргәгендәге сөт, йогуртлар, кефир һәм сырларның кайбер төрләре 2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" электрон ветеринария сертификациясе системасына кертелә, ә сөт продукциясенең бер өлеше системага 1 июльдән керә. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгында әйтелә.
Узган атнада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр, «Северная Нива Татарстан» ярдәмче компаниясе директоры Петр Дубянский һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров катнашында сөтчелек фермасы төзелешенә беренче кирпечне салдылар.