ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып,  аякларында  нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Буа районыннан Дәүләтшиннар гаиләсе.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика җитәкчесе белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем татарстанлыларны Бакчачы көне белән котлыйм!


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

5 сентябрьдә 8.00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә ачыла. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән  30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“2020 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча, ЕАЭС илләре буенча белешмәләрне исәпкә алып, Россия 13 млрд.доллардан артык суммада АПК продукциясен тышкы базарларга чыгарды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 млрд долларга яки 18 %ка күбрәк”, - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International