Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) иртәнге 6.00 сәгатьтә гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре эшли башлый.
4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексына матбугат туры оештырды. Чарада Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе 1-4 курс студентлары һәм газеталарда, радио һәм телевидениедә эшләүче тәҗрибәле ов а Участниками мероприятия стали студенты Высшей школы журналистлар катнашты.
4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сыра җитештерүче «EFES» ЯАҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Салкынча һава торышы торуга һәм кырларда әле кар ятуга да карамастан, кайбер районнар авыл хуҗалыгы эшләренә керештеләр инде.
3 апрельда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы «Агросәнәгать комплексында урта һәм кече бизнесны үстерү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасына лекция укыды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре барышында күпләп-азлап сату үзгендә булды.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары бирелә. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырган очракта гына алырга мөмкин булачак, дип искәртә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Әлеге ярдәм чарасын алу 2019 елның 1 маена кадәр озайтылды.
Авыл тормышында һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек. Уңган-булган, яхшы кешене авылдашлары озак еллар хәтердә саклый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы эш башкару һәм контроль бүлеге башлыгы Роза Баһаутдинованы Татарстан Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелүе белән котлый.