«Аграрий» сүзе чыгышы белән латин сүзе. «Ager» - латинчадан «җир» дигәнне аңлата. Җир эшкәртүчеләр һәм икмәк үстерүчеләр бүген ни белән мәшгуль соң? Тышта әле калын катлам кар ятуга да, кар явып торуларга да карамастан, игенчеләрнең уе инде күптән кырда, алар кыш уртасыннан ук язгы чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр.
Менделеевск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәктәп балалары арасында аграр һөнәрләрне популярлаштыру буенча һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыра.
Умартачы - катлау, әмма шул ук вакытта бик кызыклы һөнәр. Ул һөнәр генә дә түгел, ә тормыш рәвеше. Умартачылар арасында үз эшләренә битараф караучылар юк – аларның һәркайсы үз һөнәренә мөкиббән китеп гашыйк. Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое да шундыйлардан. Ул - авыл хуҗалыгында 50 елдан артык эшләүче Зәйдуллина Гасимә Бари кызы.
22 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Әлки районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә Түбән Әлки урта мәктәбе базасында укучыларны Казан ДАУына керүгә әзерләү һәм һөнәри юнәлеш буенча уртак эш оештыру буенча очрашу уздырды.
22 мартта Актаныш технология техникумында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә квалификация күтәрү укулары башланды. Аларда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту юнәлешендәге программа буенча укулар узалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Теләүче теләсә кем 9 мәйданчыкның берсендә үз проектын терки ала. Ул шулай ук яңа тәҗрибә һәм белем туплый, эксперт бәясенә һәм инвесторлар ярдәменә ия була, фикердәшләр таба һәм үз карьерасын булдыра ала.
20 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Үзбәкстан ягыннан анда «Paxtasanoat ilmiy markazi» АҖенең баш фәнни хезмәткәре, Үзбәкстанда татар диаспоры вәкиле, техника фәннәре кандидаты Равил Юнысов һәм «Узпахтасаноат» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Азамат Солтанов катнашты.
2019 елның 19 мартында Г.И. Усманов ис. «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» урта һөнәри белем бирү ДБМУ базасында игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча укулар узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыклар белгечләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Таҗикистан Республикасына эш сәфәре барышында Гиссар шәһәрендә "Абдрауф Юсупов" ис. терлекчелек хуҗалыгында булды, биредә ул сөт эшкәртү ысуллары белән танышты.
Лениногорск районында узган атнада район терлекчеләре өчен практик семинар узды. Анда районның 11 хуҗалыгыннан 100гә якын терлекче катнашты.