ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 11 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:


15
март, 2019 ел
җомга

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узды.    

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы вице-премьеры  Васил Шәйхразиев  14 мартта    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  үзенең Татарстан дәүләт телләре турындагы  законнарның  үтәлеше турындагы нотыгы  кысаларында  әйтте.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  конкурс    игълан  итә.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узачак.  Аның  кысаларында    сыерларның  сөт  уңышына  азык  сыйфатының  йогынтысы,   эре  мөгезле  терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар  тууны  арттыру һәм  ветеринария  чараларының  нәтиҗәлелеге  турындагы  мәсьәләләр  каралачак.   

13 мартта   Мамадыш  районында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы оешмаларының  бухгалтерлык  һәм  икътисад эшчәлегенең нәтиҗәлелеген  арттыру буенча   семинар узды.   Чара  министрның  беренче  урынбасары    Николай   Титов  рәислегендә  узды. 


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда  республика икътисадына зур  өлеш  кертә  һәм  дәүләт ярдәменнән  файдалана  торган кече  хуҗалыкларга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга зур  игътибар бирелә.   

12 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек тармагының 2019 елның  ике  айлык   эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр  районда  үз эшен ачып,  аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.    Шундый  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  берсе - Бөгелмә  муниципаль районының    Вязовка авылында  оешкан,  әлеге крестьян - фермер хуҗалыгының  башлыгы   -  Гөлназ Нуждина.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы минераль ашламалар  сатып  алуга субсидия  алу  өчен  бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырырга  кирәклеген  искәртә.   Бу  ярдәм  бары  тик  30  мартка кадәр генә  саклана.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International