Без һәр атнада, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр, гаилә фермалары һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – виноград үстерүче Александр Зверев, ул үзенең 25 сотый кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерә.
1 гыйнвардан илебезнең дүрт төбәгендә: Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендәе һәм Татарстанда махсус салым режимы эксперименты старт алды.
Социаль челтәрләрдә 1 марттан икмәккә бәяләр күтәрелү турында төрле фикерләр чыгуга һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан күпсанлы үтенечләр булуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр вәзгыятен контрольдә тота, дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марс Алиев һәм Ветераннар советының башка вәкилләре катнашты.
Бу хакта бүген Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы җитештерүен артттыру һәм экспорт куәтен үстерү буенча Казанда узган чираттагы киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сөйләде, чарада Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Алексей Кузьмицкий, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм дәүләт компанияләренең тармак җитәкчеләре катнашты.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 февральдә Буа муниципаль районы Советының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсешкә йомгаклар һәм 2019 елга бурычлар буенча узган утырышында әйтте.
Без һәр атнада авылда үз эшен ачкан кешеләр, гаилә фермалары, аякларында нык торучы һәм үз туган авылында күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнүче эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Тәтеш районыннан Радик Нургалиев. Ул Кече Әтрәс авылында туып, шунда ук крестьян хезмәте үрнәкләрен күреп үсә. Бүген инде ул “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең генераль директоры, бу хуҗалык авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча алдынгы хуҗалыклар рәтендә.
21 февральдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Идел федераль округы АПКсының төбәк идарә органнары җитәкчеләре, шулай ук төбәк агрохимия хезмәтләре, дәүләт сорткомиссиясе һәм ведомствоның мелиорация буенча учреждениеләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Чарада катнашучылар Идел буе ФО төбәкләрендә терлекчелекне, игенчелекне һәм авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү мәсьәләләрен карадылар.
Татарстанда Татарстан Республикасының мәктәп укучылары, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында «Яңа эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенының I этабы тәмамланды. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе һәм агросәнәгать комплексы күргәзмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ярдәмендә "Россия авыл яшьләре берлеге"нең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан үткәрелде. Аның максаты – укучыларда бизнес күнекмәләрен булдыру – авыл хуҗалыгын планлаштыруга, мәгълүмат туплауга һәм анализлауга, идарәчел карарлар эшләүгә һәм командада эшләргә өйрәтү.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 19 февральдә Әлмәт районында 2018 ел йомгакларына һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган муниципалитет Советы утырышында әйтте.