7 февральдә Парижда, Халыкара эпизоотик бюро (МЭБ) штаб-квартирасында, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Халыкара эпизоотик бюроның Генераль директоры Моник Элуа белән очрашты. Яклар Россиядәге эпизоотик вәзгыять турында, безнең илнең МЭБның халыкара проектларында катнашуы хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзенең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам казанган, үз эшенә бирелгәнлеге, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыгы белән танылган шәхесләр, чын авыл хезмәтчәннәре турында яза.
Татарстанда 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать комплексының форумы һәм «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 320 оешмасы һәм предприятиеләре агросәнәгать комплексларыннан 3000нән артык вәкил катнаша.
6 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районында булдылар.
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы дип игълан ителде. Районда фермерларга дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итә торган комиссия эшли башлады. Ул авыл эшкуарларына кирәкле документларны тутырырга ярдәм итү, беренче чиратта, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
Балтач районында узган атнада техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды, анда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, оешмалар җитәкчеләре һәм хуҗалыклар инженерлары катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президентына алдагы чәчү кампаниясен финанс белән тәэмин итү турында җиткерде. Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республика территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кече ветеринария белгечләре өчен «Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча комплекслы программа» буенча түләүсез уку курслары уза. Монда барлык теләүчеләр, шулай ук фермерлар да, шәхси ярдәмче хуҗалык алыпа баручы авыл кешеләре дә катнаша ала.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын финанс белән тәэмин итү аеруча мөһим. Үз акчалары җитешми торган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен сезонлы кыр эшләренә ташламалы 5%тан артмаган ставка буенча заем акчалары алу мөмкинлеге карала.
2019 елда кече хуҗалыкларны үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд. сум була, бу узган елга караганда 40%ка диярлек(11 млрд. сум иде) артык.