ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Азнакай шәһәре укучылары белән берлектә, шәһәрләрне бер көнгә генә булса да тавыштан һәм газдан азат итү өчен, акциягә кушылуларын сорап, автомобиль хуҗаларына листовкалар тараттылар.
Шәһәр кешеләр яши торган киңлек, яшәеш киңлеге. Ел саен, 22 сентябрьдә бөтен дөнья буенча шундый девиз белән Автомобильсез бер көн билгеләп үтелә. Бәйрәм трамвай, троллейбус, автобус, метро һәм башка төр җәмәгать транспорты, шулай ук велосипед һәм җәяү йөрү өчен автомобильләрдән файдалануны киметүгә юнәлдерелгән.