Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллаһвәрдиев белән очрашу булды. Чараның аудиториясе урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары булды.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура вәкилләре белән берлектә Питрәч районы территориясендәге лицензияле кишәрлекләрне тикшерделәр.
Казанның Совет районында Җәлилчеләр урамында җир эшләре бару җирле халыкны сагайткан, алар бу хакта кичекмәстән Экология министрлыгында хәбәр иттеләр.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары элек бирелгән кисәтүләрнең үтәлешен тикшереп торуны дәвам итә.
Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районы Киндерле торак массивындагы табигый чүплекне бетерүгә ирештеләр.
Көек бистәсендә җир эшләре вакытында төзелеш калдыклары казыла. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә шундый шикаять белән вәзгыятьне үз күзләре белән күрүчеләр мөрәҗәгать иттеләр.
Лаеш районы Никольский авыл җирлегенең Пиголи авылы янында санкцияләнмәгән чүплекне бетерү эшләре төгәлләнеп килә. Калдыкларны законсыз урнаштыру узган ел ахырында вертолет белән күзәтү барышында ачыкланды.
Эшкәртелгән шиннар, агач калдыклар, кирпеч ватыклары һәм башка төзелеш чүп-чарлары. Лаеш районының Шуран авылында вертолетта очып узганнан соң зур чүплек ачыкланды.
Гражданнардан Кәрим Тинчурин исемендәге парк артында урнашкан буага агынты сулар агызу турында мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү үткәрде. Территорияне карау барышында торба табылды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә атмосфера һавасы сыйфатына көн саен мониторинг үткәрә. Сасы ис турында һәр сигнал буенча күчмә экологик лаборатория урынга чыга, шул исәптән төнге вакытта да.