Россиядә коррупциягә каршы агартуны үз эченә алган коррупцияне профилактикалау чараларына аерым игътибар бирелә.
РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә хакимият органнары һәм мәгариф учреждениеләре гражданнар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы культура формалаштыруга юнәлдерелгән укыту программаларын кертәләр.
Коррупция икътисадка һәм гражданнарның хакимияткә ышанычына тискәре йогынты ясый. Аны киметү өчен цифрлы технологияләр кертелә: административ процедуралар автоматлаштырыла, ачык мәгълүмат базалары төзелә, блокчейн-чишелешләр һәм электрон документ әйләнеше кулланыла. Бу түрәләрнең халык белән шәхси элемтәләрен, хокук бозулар санын киметә һәм хакимият гамәлләренең үтә күренмәлелеген арттыра.
Онытмагыз! РФ Җинаять кодексы ришвәт биргән өчен дә, аны алган өчен дә җаваплылык каралган. РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе нигезендә ришвәт алган өчен максималь җәза - 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәтнең 10-20 тапкыр күләмендә штраф салу.
Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
Коррупциянең үзенчәлекле ягы булып хезмәткәрләрнең үз вазыйфалары буенча булган хокукларыннан һәм мөмкинлекләреннән законсыз рәвештә, дәүләт мәнфәгатьләренә зыян китереп һәм шәхси баю максатында файдалануы тора.
РФ Административ хокук бозулар кодексында коррупция юнәлешендәге хокук бозуларга багышланган аерым бүлек юк.
Хокук бозуны коррупциячел дип квалификацияләү өчен матди кызыксыну булу, вазыйфаи вәкаләтләрне үз мәнфәгатьләрендә куллану һәм нәтиҗәдә нормаль идарә эшчәнлеген бозу кирәклегеннән чыгып, түбәндәге составларны коррупциячелләргә кертергә мөмкин:
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе (алга таба – Конвенция) имзалау өчен ачылды. Конвенциянең максаты - коррупцияне кисәтү һәм бетерү.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча әңгәмә үткәрделәр.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-аңлату акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кайбыч районы бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Белгечләргә коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре һәм формалары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Көек авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.