2024 елның 5 апрелендә Теләче муниципаль районының Айдар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
2024 елның 3 апрелендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.
2024 елның 4 апрелендә Кукмара районының Түбән рус авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2024 елның 4 апрелендә Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова үткәрде. Алкоголь продукциясен сату турында сөйләштеләр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Пимер авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән максат белән гражданнарны кабул итте.
Торак пунктларда аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып элеккечә гражданнарны күчмә кабул итү, семинарлар, кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча авыл җирлекләре халкы белән очрашулар оештыру һәм үткәрү кала бирә.
2024 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Егорьевка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
2024 елның 06 мартында Кукмара районының Каенсар авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2024 елның 6 мартында Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Шул ук урында авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау.