Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Әтнә районы Түбән Көек авылында яшәүчеләр белән гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга, товарларга экспертиза ясау срокларына, кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокукларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да әйтелде.
2023 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Расланган график нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча муниципаль районының Урта Курса авылында гражданнарны территориаль орган компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча кабул итте.
2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородское авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны кабул итте.
2023 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Семиозерка авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында сөйләштеләр.
2023 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында кабул итте.
2023 елның 18 гыйнварында Әтнә муниципаль районы Ишкол авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы сораулар буенча халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланган гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.
13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Кузайкино авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Орлова катнашында авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрделәр.
2023 елның 12 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылыәлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.