«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы (алга таба – Олимпиада) тәмамланды.
Татарстан Республикасында «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Кулланучыларның үз-үзен тотышы нигезләрен белү тагын да актуальрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.
2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә катнашты.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатларында ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
2021 елның 11 гыйнварында "Университет" мәктәбендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон катнашында педагогик совет узды. Педсовет күңелле нотадан башланды: “Университет” мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Анна Зеленовская чакырылган кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафинаны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләү өчен тәкъдим итте.
Яңа ел алдыннан Менделеевскида «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булды. Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев шәхсән үзе Олимпиадада җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды
Бүген, 2020 елның 22 декабрендә, Казан шәһәренең 98 нче мәктәбендә тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының икенче этабын үткәрү сәбәпле, эссе язуга әзерлек кысаларында төрле мәктәп укучылары белән очрашты.