ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

  “Игенче” ҖЧҖендә һәр хезмәткәргә һәм аларның балигъ булмаган балаларына тәм-том тудырылган кучтәнәчләр тупланмасы тапшырылды.

  «Игенче» ҖЧҖ җитәкчелегенә  Яңа ел бүләкләре өчен зур рәхмәтләребезне  җиткерәбез. 


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

    Агросәнәгать  өлкәсендә эшләүче 35 яшькә кадәр яшьләр арасында уздырылган “Һөнәре буенча иң яхшы “ конкурсында “ Игенче” җәмгыятеннән өч хезмәткәребез катнашты. Конкурс Казан шәһәрендә 5 нче декабрьдә узды.


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

   Бүген махсус комиссия “Игенче” ҖЧҖ дә техниканы кышкы саклауга куюның торышын, авыл хуҗалыгы машиналары техникасын ремонтлауның барышын, машина- трактор парклары территорияләренең  тәртибен  тикшерде.Шулай ук хезмәтне саклау чараларын үтәүгә  дә зур игътибар бирелде. Махсус кием, янгын сүндеренең беренчел чаралары   белән тәэмин ителү, хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү, эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча инструкцияләр булу тикшерелде.Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Нәзиров Х.Х. , Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс кысаларында әзерлекне бәяләде. 


29
ноябрь, 2025 ел
шимбә

   Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне  танын да дәрәҗәле итә.

   Урып- җыю, басу-кырлардагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү — иң күркәм традицияләребезнең берсе.


26
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

19 нчы  һәм 25 нче  ноябрь көннәрендә әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан җәмгыятебез хатын-кызларына Казан шәһәренә сәфәр оештырылды .

Матур урыннарда булып , чәй  белән сыйланып, Галиаскәр Камал  театрының яңа бинасында  спектакль карадык. Эчтәлекле, мәгънәле, элекке һәм хәзерге чын тормышны чагылдырган спектакль, артистларның оста итеп уйнаулары барыбызның да күңеленә хуш килде. 


31
октябрь, 2025 ел
җомга

     Киңәшмәдә сыерларны орлыкландыруга әзерләү, сыерларны һәм таналарны орлыкландыру процессын оештыру,  орлык белән эш итү технологияләрен  саклау, синхронлаштыру технологияләре  һәм УЗИ диагностикасы үткәрү эшләре  буенча фикер алыштылар.

     Терлекчелек белгечләре , ясалма орлыкландыру технологлары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алдылар, үз фикерләрен җиткерделәр.


20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә  Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.

    Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтү бу бәйрәмне дәрәҗәле итә.

    Җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап , зур уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек теләде.       


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Бу культурага бүлеп бирелгән кырларның гомуми мәйданы 684 гектар тәшкил итә.

Механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Ганиев Фәнил урып-җыю эшләрендә югары профессионализм күрсәттеләр. Вакланган массаны машина йөртүчеләр Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Галимов Айтуган, Исхаков Әгъзам, Зарипов Ленар, Вәлиев Рузалин һәм Әхмәдиев Галинурлар ташыды.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

      Белгәнебезчә, 1нче  октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкәннәргә карата ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә  өлкәннәр көненә хезмәт ветераннарына, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм традициягә әверелде.  Бәйрәм җыелмасына   макарон  эшләнмәләре , төрле ярмалар ,кондитер продукциясе, көнбагыш мае, казылык, чәй кергән.

Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче  284 ветеранга  күчтәнәчләр тулы пакетны өләшеп чыкты.

ҖЧ “Игенче” коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә  ныклы  сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләп кала.


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Без барыбыз да мәктәп бусагасын узган кешеләр.

Белем алган вакытлар- иң күңелгә уелып калган, гомер буена  хәтердә сакланган  -балачак , үсмерчак вакытлары инде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International