19 нчы майда җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.
Комиссия үзйөрешле чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының әзерлеген һәм механизаторларның тиешле таныклыклары булуын тикшерде.
9 нчы Май- безнең өчен горурлык , бөеклек, батырлык , кыюлык һәм хәтер көне! Безгә тынычлык бүләк итүчеләр алдында -без мәңгелек бурычлы!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган флешмобта " Игенче" җәмгыяте хезмәткәрләре катнашып "Коллективның үрнәк хезмәттәшлеге өчен " Дипломы белән бүләкләнде !
2026 елның 23 нче апрелендә «Игенче» ҖЧҖендә сиптергечләрне һәм агулау машиналарын 2026 елгы сезонга кабул итү булды.
Сиптергечләрне һәм агулау машиналарын кабул итүдә «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР филиалы Саба МРО башлыгы Кәбиров Ф.С., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идаресенең игенчелек бүлеге начальнигы Нигамәтҗанов Р. Ф., механизация буенча консультант Харисов Р. Р., шулай ук агрономнар һәм механизаторлар катнашты.
16 нчы апрельдә “Игенче” ҖЧҖендә ТР Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, УСХиП җитәкчесе Г. Ш. Хәсәншин катнашында 2026 елның I нче кварталына терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.
17 нче март көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы «Закон территориясе» республика конкурсында лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.
11 нче һәм 13 нче март көннәрендә "Игенче" ҖЧҖендә Казан шәһәреннән килгән табиблар тарафыннан 161 хезмәткәргә периодик медицина күзәтүе үткәрелде.
11нче март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә шаярт " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда- " Каймак" командасы гран- при га лаек булып кайтты!
Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик тә туры килеп тора.
11нче март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә шаярт " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда- " Каймак" командасы гран- при га лаек булып кайтты!
Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик тә туры килеп тора.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан «Игенче» ҖЧҖнең генераль директоры гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.
Җитәкче чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм каефе , гаилә бәхете, сәламәтлек , иминлек теләде.