Җәйге каникуллар вакытында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, вакытлыча хезмәт килешүе нигезендә, укучы балаларга эш урыннары булдырылды.
Укучы балалар төрле эшләр: агарту, буяу, чүп үләннәре җыю hәм утыртылган чәчәкләр, яшелчәләрне тәрбияләу эшләрен башкардылар.
1 нче июньнән 31 нче августка кадәр, 3 ай дәвамында 26 укучыга эш урыннары булдырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларга органик ашлама чыгаруга җаваплы карый. Хуҗалыкның алдынгы механизаторлары көн саен трактор белән 370 т сыек тиресне басуларга ашлама итеп кертеп бара.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне төрле Һөнәрләр белән сөйләп кенә таныштырганчы үзләренә күрсәтү күпкә әйбәтрәк.Шуны исәпкә алып , Иләбәр авылында урнашкан “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 19 август көнне “Игенче”җәмгыятенә экскурсиягә килделәр.
Нәни кунаклар сыерлар, бозаулар торагында, амбарда , авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар.
Кунакчыл хуҗалар Һәр балага тәм-томнар да өләште.
Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә савым сыерлар торагы төзү дәвам итә, тудыру бүлегендә капиталь ремонт бара.
Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгытенең ветеринария белгечлэре, Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә, мөгезле эре терлекләрдән лейкоз Һәм бруцеллезга кан анализлары алдылар. Шул ук вакытта туберкулезга каршы чара да уткәрелде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, эшләүче хезмәткәрләргә салам өләштеләр
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, урып-җыюга ел саен җентекләп әзерләнәләр.Амбарлар тәртипкә китерелә, төзекләндерелә,дезинфекцияләнә Һәм агартыла.Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч булып тора.Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә. Шуның өчен эш ике сменада оештырыла.
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли.Комбайнерлар : Рәхматуллин Әнәс , Галиев Илхам, Яруллин Илгиз, Яруллин Илшат, Нурисламов Айдар, Мөнәвиров Хәйдәр, Зарипов Ленар, Гыймранов Ниязлар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.Комбайнерларның Һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, мәсьәлән Галиев Илхамның хезмәт стажы 36 ел , шуның 34нче елын комбайнда эшли.Ашлыкны 4 машина амбарларга ташып тора.Урып-җыюда эшләүчеләргә ике тапкыр кайнар аш чыгарыла.Басуга алып килгән табын мул, аш-суның сыйфаты да югары.
Яңа ашханә ачылганнан бирле җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләрне елмаеп, ачык йөз белән пешекче кызлар каршы ала.Безнең кызларыбыз үз Һөнәрләренең осталары, җитезләре.
14 июль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы, Саба авыл хужалыгы һәм азык –төлек идарәсе белгечләре катнашында, хуҗалыкның урып –жыюда катнашачак техникаларының әзерлеге буенча тикшерү –конкурс узды.Барлыгы 30 берәмлек техника катнашты.