«Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
25 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, игенчелек һәм терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде.Терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны да түргә чакырып хөрмәтләделәр.Уку йортларын тәмамлаганнан соң эшкә килгән яшьләр дә читтә калмады.Акчалата бүләкләрне Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчесе А.З.Зарипов тапшырды.
Эзмә авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше
Шекше авылында "Игенче" ҖЧҖнең Яңа ел бизәлеше
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләргә Һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.
Игенче"ҖЧҖ дә хезмәтне саклау, куркынычсыз хезмәт шартларын тудыру, эш урынында җәрәхәт алуны һәм имгәнүләрне кисәтү, кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан укулар оештырылды. Хезмәткәрләргә кышкы махсус өс һәм аяк киемнәре бирелде.
Шушы көннәрдә, хәзерге “Игенче” ҖЧҖ дә озак еллар терлекчелек тармагында эшләп чыккан хезмәт ветераны Сабирҗанова Рәйхана Гази кызы узенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген 2021 елның 17 ноябрендә «Игенче» ҖЧҖендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелде.
Шушы көннәрдә " Игенче" ҖЧҖ дә механик булып эшләүче Мирзегалямов Рамиль Тимербай улы , авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәте өчен, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хатына лаек булды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә 155 баш малга исәпләнгән торак кулланышка тапшырылды.