ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

         Кешенең эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр диләр. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте терлекчесе Хайретдинов Илсур Мансур улы , шушы көннәрдә зур хөрмәткә ,Саба муниципаль районы  башлыгы Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хатына лаек булды.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

      Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә,  кемдер килеп булышыр дип кул кушырып утыру гадәте юк . Басу эшләре тәмамлангач,  барлык бүлекчәләрдә  кышкы чорга хәзерлек башланды.Җитәрлек күләмдә ,мөмкин булган урыннардан утын хәзерләнде.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

         Җ.Ч.”Игенче” җәмгыятендә  Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.

         Җәмгыять  Җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы  барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен шушы  бәйрәм белән котлады ,  ныклы сәламәтлек, күтәренке рух hәм яңа хезмәт җинүләре теләде.

       8 нче  октябрь көнне Казанда Республика авыл хуҗалыгы Һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы да катнашты.

      Рушания Рәшит кызы Сәрдә авылында терлекчеләр гаиләсендә туып үсә.Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәзерге “Игенче” ҖЧҖнә   сыер савучы булып эшкә урнаша. 23 ел эшкә намус белән каравы, тырышлыгы аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.

      Рушания үз хезмәтеннән башка да төрле әдәби чараларда актив катнаша, матур итеп җырлый. Туган авылында үткәрелгән бер генә мәдәният чарасы да аның катнашыннан башка узмый.

       Гаиләдә дә барысына да өлгерә , уңган хуҗабикә . Алар ире Радим белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   Эзмә урта мәктәбенең  7 нче сыйныф укучылары ,укытучылары белән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә килделәр.Укучылар сыерлар Һәм бозаулар торагында, машина- трактор паркында булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эше белән таныштылар.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

     8 нче  октябрь көнне Казанда Республика авыл хуҗалыгы Һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы да катнашты.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе Алмаз Зөфәрович Зарипов , шушы җәмгыяттә эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Һәм быел үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар- Нотфуллин Р.Т., Гарифуллин Ш.Ш., Зиннәтов В.С. , Зиннәтова А.Г. Һәм аларның гаиләләрен, матур гомер бәйрәмнәре белән котлады.Аларга алдагы көннәрендә сәламәтлек, тыныч тормыш теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

       Җ.Ч.”Игенче” җәмгыятендә  өлкәннәр көненә , төрле елларда шушы җәмгыяттә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык- төлек салынган пакетлар таратылды.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

    18 сентябрь көнне  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Казан шәҺәрендә узган Көзге ярминкәдә –күргәзмә белән катнашты.Төрле яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән эшләнгән эшләнмәләр, чәчәктән, җиләк-җимештән ясалган букетлар , күргәмә –арба  матурлыгы белән иркәли.Кабактан эшләнгән төрле мультфильм геройлары –соклану тудыра.Ярминкәгә килгән кунаклар, сатып алучылар бу матурлыкка сокланмый калмагандыр!


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International