Тикшерүләр барышында аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклады.
Бина хуҗасы алкогольле продукцияне гадәти кибеттән сатып алуы, аннары клиентларга алкогольле продукцияне товар-озату документларынннан башка һәм ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш мөстәкыйль саткан. Хәзерге вакытта документарны тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча материал карар кабул итү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән уртак эш алып бара, хокук саклаучылардан административ хокук бозулар турында материаллар килә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан өйдән торып законсыз рәвештә 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекча сату факты билгеләнде. Аннан соң чистайлы үз теләге белән тагын өч шешә спиртлы сыекча тапшырды.
Яшел Үзән шәһәр судының 10.10.2022 елдагы карары белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче бер ханымга 15 мең сум күләмендә штраф салынган. Эш материалларыннан күренгәнчә, гражданка 2022 елның 24 маеннан Яшел Үзән шәһәренең Гагарин урамындагы фатирында булганда, үзендә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне законсыз рәвештә 150 сумга сата. Административ эш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан судка җибәрелде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре йорттан 0,5 литр спиртлы продукцияне законсыз сату фактын ачыклады. Аннан соң өй хуҗасы үз теләге белән тагын 39,5 литр бирде.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә хәмер эчемлекләрен тыелган сәгатьләрдә сатулары турында гариза килде. Мөрәҗәгать итүченең бар эшләвен раслаучы видеосы һәм чегы да бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2022 елның 24 августында 07 сәгать 40 минутта үткәргән күчмә тикшерү барышында, бу кибеттә алкогольле продукция сату факты билгеләнмәгән. Шуның белән бергә сәүдә объекты эшли. Эш режимы турында мәгълүмат юк иде. Алкогольле продукция витриналарга һәм суыткыч җиһазларына куелган, бәяләре күрсәтелгән. Алкогольле продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк, моны фото һәм видеоязма материаллары раслый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер шәхси йорттан 0,5 л күләмендә спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Эш материалын төзү барышында пенсионер спиртлы сыеклык салынган тагын өч литрлы банканв үз теләге белән бирде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЭБ һәм ПК бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең уртак гамәлләре белән Әлмәт шәһәрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек факты ачыкланды һәм туктатылды.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.
2022 елның алты аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу фактын ачыклау буенча тикшерүләр материаллары җибәрелде. Барлыгы 70 литрдан артык күләмдә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, тиешле озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату турында хәбәр итү буенча, сыра кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сатуны оештырганда гамәлдәге закон таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында эшмәкәр товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының БДАМСта сыраны исәпкә алмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сатуын ачыклады. Барлыгы 97,5 литр күләмендә сыра законсыз әйләнештән алынды.