Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында Спас районына барып кайттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, аерым алганда, закон нигезендә билгеләнгән чикләүләр сәгатьләрендә сыра сатып закон бозу фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Мөслим муниципаль районы кибетләренең берсендә БДАМС кулланмыйча һәм товар-транспорт накладнойлары (товар-транспорт накладнойлары, ярашлылык турында декларацияләр) кулланмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша килгән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Түбән Кама ш., Корабельная ур., 25 йорт адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән ике атамадагы спиртлы сыекча тутырылган 13 данә флакон тартып алынды. Сатучының аңлатмасы һаман да бер үк -пенсиягә өстәмә керем булдыру.
«Халык контроле» системасында гражданнардан кергән гаризаны теркәгән хәбәрләр - бу, барыннан да элек, чаралар күрү мөһимлеге турында сигнал булып тора. Түбән Камалы шәһәр кибетләренең берсендә «фанфурик»лар сату турында «Халык контроле» Дәүләт системасында үз мөрәҗәгатен калдырган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат районында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклады.
Шулай итеп, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез булган контроль чаралары үткәрү барышында Андреевка авылының сәүдә объектында сәгать 10га кадәр алкогольле продукция сатуны ачыкладылар. Кибеттә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект алкогольле продукция сату буенча чикләүләрне үтәмәгән һәм шул рәвешле «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын бозган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Химиклар ур., 44 адресы буенча турыдан-туры спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 26 данә «фанфурик» алынган, барлыгы 2,584 л күләмендә спиртлы сыекча. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданга карата РФ КоАП 14.1 ст.2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.
Татарстан Республикасы Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП 14.17.1 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 0,5 л. лы спиртлы сыеклык тутрылган ике литрлы шешә бер пластик һәм 1,5 л. лы спиртлы сыеклык белән тутырылган өч литрлы бер өч литрлы банка алынган. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә шәхси эшмәкәр тарафыннан, спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән вакыттта алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды. Законнарны бозуга бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материалы карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә алкогольле продукцияне (сыраны) ваклап сатуны оештырганда гамәлдәге закон таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында эшмәкәр товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының сыраны БДАМСта исәпкә алмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сатуын ачыклады. 300 литрдан артык 20 төрле сыра законсыз әйләнештән алынды.