ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан ТР, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 4/15 А адресы буенча үткәрелгән контрольлек чаралары барышында «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклык сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 0,4 л күләмендә «фанфурик» йолып алынды.

Хокук бозучы РФ КоАП 14.1 ст. 2 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

25
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Әлки районының Югары Матак авылы кибетенә бардылар.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

09.06.21-21.06.21 чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре территориясендә «Пивоман» сәүдә челтәрендә сыра һәм сыра эчемлекләрен исәпкә алу тәртибен бозу фактларын ачыклады, әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу) РФ КоАП 14.19 статьясында каралган. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 17 июнендә, Чаллы шәһәре Ш.Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Эльнара» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 222,68 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәренең «Разливные напитки» кибетенә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына гражданин мөрәҗәгате буенча барып кайттылар.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Алабуга шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

13.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Бөгелмә районының элеккеге «Карлыгач» ял базасы территориясендә яшәүче физик затның яшәү урыны буенча яшәү урыны буенча тикшерү үткәрде

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның маенда Яр Чаллы шәһәрендә, Трубный Проезд ур., 38/17 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча МРУ вәкилләре белән берлектә алкогольле продукцияне күпләп сатучыга карата контроль чаралар үткәрде, алар кысаларында ГОСТ таләпләренә туры килми торган 300 л. алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторингы республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә лаборатор сынауга җибәрелде. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү белән бәйле рәвештә контроль чара үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетендә белгечләр хосусый эшмәкәрнең БДАМСта теркәлмичә, товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының аларга карата белешмәләрсез генә сыра сатуын ачыклаган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

4
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районы буенча алкогольле продукцияне сату турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International