Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сидр һәм сыра сату фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, гражданинның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгате буенча, контроль чаралар барышында, Түбән Кама сәүдә нокталарының берсендә кабат спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Сатучы башка «1000 вак-төяк» арасында фанфуриклар сата.
Җылы һава торышы башлану белән төнге сәгатьләрдә алкогольле продукция сату турында шикаятьләр саны артты. «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сатуны тыю турындагы нормалар эшмәкәрләр тарафыннан даими рәвештә бозыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чарасы үткәрү барышында Аксубай районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка гына, физик зат тарафыннан алкогольле продукция (аракы, шәраб, сыра) сату факты ачыкланды. Моннан тыш, 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган ике шешә сатуда булган.
Март аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гаризасы буенча республика Арбитраж суды «S» ҖЧҖне РФ КоАП 14.17 статьясындагы 1 өлеше буенча, 50 000 сум күләмендә штраф билгеләп, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә, закон бозучылардан 283,075 литр күләмендә алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды.
Әгерҗе шәһәрендә полиция бүлеге белән алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча уртак чаралар үткәрелде. Әйтик, 2021 елның 18 мартында 9 сәгать 30 минутта Гоголь урамы, 5ж адресы буенча урнашкан «Арбат» кибетендә ваклап сату вакытын чикләү чорында алкогольле продукцияне сату факты билгеләнде.
25.03.2021. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Казан шәһәре, Ноксинский спуск ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан «Разливное» дипп исемләнгән эчемлекләр кибетендә административ тикшерү кысаларында, белем бирү учреждениесе янында алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 10.03.2021 елда, Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан сәүдә объектларын тикшерү барышында яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукцияне сату, алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен (БДАМС) бозу очраклары ачыклады. 18,31 л. алкогольле продукция тартып алынды, административ эшләр «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризалар буенча кузгатылды, аларның авторларына акчалата бүләк биреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 03.03.20021. көнне Яшел Үзән районы территориясендә ике кибетне карау барышында яраклылык вакыты чыккан, товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукция сату, исәпкә алу тәртибен (БДАМС) бозу очракларын ачыклады. Барлыгы 40,35 л күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.