Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Зәй шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне лицензиясез, алкогольле продукция әйләнешенең легальлеген раслаучы товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча алкоголь продукциясен сату фактын ачыклады. Легаль булмаган алкогольнең бөтен партиясен - барлыгы 278 литр күләмендә шәраб, сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз әйләнештән алганнар. РФ КоАП нигезендә чаралар күрү өчен эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары үткәрү барышында Менделеевск районының бер авыл кибетендә товар-озату документларыннан башка һәм БДАМС системасына тоташтырылмаган килеш сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Моннан тыш, алкогольле продукция стационар булмаган сәүдә объектында сатылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 37 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында, «Стоматология» медицина оешмасы белән янәшә урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сатуда булу факты ачыкланды. 105,18 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән ике гариза карап тикшерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 44 комплексында урнашкан сәүдә объектында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында, алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра эчемлекләрен товар-озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәмичә генә ваклап сатуда булу фактын билгеләде. Легаль булмаган әйләнештән 38,15 литр сыра эчемлеге тартып алынды.
Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә төрле хокук бозуларны ачыклады.
Буа районы территориясендә эшчәнлек алып баручы ике эшмәкәрнең яраклылык вакыты чыккан хәмер продукциясе сатуы билгеле булды. Ә Чүпрәле районындагы эшмәкәр документларсыз гына сыра саткан.
2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. 305,05 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Һәр кибеттә "Алкоголь 18 яшькә җиткән затларга гына җибәрелә", - дип язылган игълан бар. Бу кагыйдә турында беренче чиратта сатучылар-кассирлар истә тотарга тиеш. Тик нишләптер еш кына сатучылар кагыйдәләрне үтәми һәм яшь кешеләрдән паспорт сорамый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.
Азнакай районы прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә, Азнакай районы территориясендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында берьюлы ике кибеттә хокук бозу очракларын ачыклады.