Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Н» элиталы ирләр салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 27 шешә (18,1 л) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ГЭБ һәм ПК хезмәткәрләре үткәргән оператив-эзләү чаралары барышында Кукмара районының бер торак пунктындагы кибеттә тиешле лицензиясез һәм товар үткәрү документлары булмаган алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Гомуми күләме 80,375 л булган 19 төрле алкоголь продукциясе әйләнештән тартып алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачык төстәге сыеклык тутырылган, 99 мл күләмендәге, 55 сумлык антибактериаль эффектлы куллар өчен «Чиста альфа» - тоник этикеткасы булган ике пыяла флаконны законсыз сату факты ачыкланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «П.Г.» кибетендә шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 11 кега һәм 126 шешә (367,49 литр) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты буенча Буа шәһәрендә яшәүчегә карата эш кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «А» кибетендә шәхси эшмәкәрнең хокук бозып алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 8 шешә (3,6 литр) тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан фатирдан физик затның спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 4 шешә (6,4 литр) тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм ПК хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик затның спиртлы продукция сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 18 шешә (48 литр) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлегеннән килгән материал буенча административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында эш кузгаткан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «А» кибетендә яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция сату фактын ачыклаган: «Белый Кремль» сырасы - 6 шешә, «Бон Сезон» сидры - 3 шешә. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 3,9 литр тәшкил итә.