ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 24 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге башлыгы Руслан Архиреев, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин, Түбән Кама муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Индира Галиева, «Алкоторг» ҖЧҖнең Кама аръягы зонасы директоры урынбасары; «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

6
август, 2021 ел
җомга

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (Zoom платформасында), Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева катнашында Башкарма комитетның утырышлар залында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чарада шулай ук эчке эшләр министрлыгы, Урыссу үзәк район хастаханәсе, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы Zoom платформасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин, территориаль органның контроль-инспекция бүлеге начальнигы Альфред Әхмәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча бүлеге, бизнес - җәмәгатьчелек, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

12
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 10 февралендә Алабуга муниципаль районында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 28 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 2 декабрендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова рәислегендә алкоголь базарын җайга салу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Марат Солтанов «Сыйфатсыз алкогольле продукция һәм спиртлы сыеклык әйләнешен булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 27 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

23
октябрь, 2020 ел
җомга

Ведомствоара комиссиянең системалы эше, муниципаль берәмлекнең алкоголь базары торышына төрле яктан анализ ясау нәтиҗәсендә, көчле һәм йомшак якларны ачыкларга, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, хакимият органнары эшендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм, алга таба, тулаем алганда, алкоголь базарын тотрыклыландыруга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International