2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумга 57 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндереләчәк.
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүдә ярдәм» федераль проекты кысаларында 12 баулылы хатын-кыз «Гарант» укыту үзәгендә белем алды һәм машина йөртү таныклыгына ия булды.