29 ноябрьдә Әлмәт районы буенча Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тернәкләндерү курсы уза торган махсус хәрби операциядә катнашучы белән шәхси очрашу өчен «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә китерүне дәвам итә.
Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 56,5 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы республика медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, вакцина ясату, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен китерелгән.
Менә инде чирек гасырдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хатын-кызның мактаулы хезмәтен данлый, ана булуның социаль әһәмиятен арттыра.
«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 2024 елда Теләчедә яшәүче 1 077 кеше сәламәтлекләрен тикшергән – медицина тикшерүе узган. Өлкән яшьтәге гражданнарны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында алдан расланган план-график буенча бушлай илтәләр.
2024 елда Тәтеш районында «Демография» милли проектында 65 яшьтән өлкәнрәк 850 авыл кешесе катнашкан инде. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты көн саен пенсионерларны район үзәк хастаханәсенә илтә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм тиешле медицина тикшерүләре узу өчен медицина оешмаларына китерүне оештыру дәвам итә.
15 ноябрь көнне Шилнәбаш авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар Тукай район хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен китерелде. Бу юнәлештә эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
2019 елдан Татарстан Россия Хезмәт министрлыгының ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча пилот проектында катнаша. Хәзерге вакытта 2023–2030 елларга Татарстан Республикасында керемнәре ярлылык чигеннән түбән булган халык өлешен киметү буенча региональ программа гамәлдә.
«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районы өлкәннәре өчен тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларга лаеклы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла. Мәсәлән, карауга мохтаҗ гражданнар өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып «Сиделка» хезмәте тора.