Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының караучылары «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрестә катнаштылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтү дәвам итә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкәннәр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә бушлай белем алырга мөмкин.
Наилә һәм Зөһрә Сәлахиевлар гаиләсе кызы мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул ителә. Тикшерү вакытында өлкән пар депрессив хәлдә булган, ир һәм хатын урамга чыкмаган, тормыш белән кызыксынуны югалткан.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Резедә Габдрахманова һәм «Содействие» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкиле Лилия Пичугина «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Караучы» («Сиделка») социаль хезмәтен алучыларга чираттагы рейд уздырдылар.
29нчы июнь көнне «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Пряничникова мәгълүмати-аңлату минуты оештырды.
24 июнь көнне Казанның ике паркы территориясендә, «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чараны Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.
2022 елның 23 июненә республиканың медицина оешмаларына 33 455 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 22 152 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә (162 131 кешенең 14,28 %).
Бүген, 24 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
2022 елның 20 июненә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 461 татарстанлы белем ала. Быел барлыгы 8 278 кешене укыту планлаштырыла.