2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен 33 гаилә булдырылган.
Укыту һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча хезмәт базары ихтыяҗлары нигезендә, шул исәптән гарантияле эшкә урнашу өчен конкрет эш бирүче заказы буенча гамәлгә ашырыла.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр узу максатыннан Буа үзәк район хастаханәсенә алып килүләрен дәвам итәләр. Хезмәт «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында күрсәтелә.
2022 елның 26 маена республиканың медицина оешмаларына 27 539 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 18 451 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
2022 ел башыннан башлап медицина оешмаларына 686 кеше китерелгән.
2022 елның 18 маена республиканың медицина оешмаларына 25 474 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 16 673 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, медицина тикшеренүләре, өстәмә скрининглар үтү өчен үзәк район хастаханәсенә илтә.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнарга социаль пакет кысаларында бушлай хезмәт күрсәтәләр. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары уздыра.