Бүген Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы тәкъдир ителде.
2018 елда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 80 меңнән артык мөрәҗәгать юллаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларның 70% ы административ хокук бозулар турында карарлар чыгарылган, бозучыларга штрафлар салынган. Кушымта эшләү дәверендә (2014 елның ноябреннән) аңа 200 меңнән артык гариза кергән.