2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Тәтеш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар үткәрелде.
Тыңлауларның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара (фикер алышу) үткәрү турында хәбәр итә.
Менделеевск муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина рәислегендә район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлгә ашыруны контрольдә тотучы субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре хакында фикер алышу буенча ачык чара узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Үткәрү урыны: Мөслим авылы, Пушкин ур., 91
Үткәрү датасы: 2021 елның 29 октябре
Көн тәртибе:
1. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, ТР Мөслим муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, контрольлек итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, 2021 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен, хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кертелә торган типик хокук бозуларны күзәтү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Үткәрү урыны: ТР, Балык Бистәсе муниципаль районы, Балык Бистәсе ш. т. б., Ленин ур., 48, 2 кат
Үткәрү датасы: 2021 елның 29 сентябре
Катнашучылар:
- Исланов Роман Леонидович - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;
- Токранов Вячеслав Иванович - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары;
- Егорова Марина Ивановна - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.