2021 елның 27 июлендә Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары катнашында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча халык алдында фикер алышу булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы үткәрде.
Чара барышында хуҗалык итүче субъектлар Баулы районы территориясендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Баулы муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.
2021 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Кама Тамагы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча чара (гавами тыңлаулар) уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 15 мартында түбәндәге чара узачак:
Чараның исеме: «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».
Яңа Чишмә муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән 2020 елның 24 ноябрендә онлайн режимда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча гавами чара үткәреләчәк.