ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән Иннополис лицеенда булды. Монда ул илнең мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «үз белемнәрен уртаклашыгыз» марафоны кысаларында фиджитал-спорт турында инновацион үсешкә һәм гармонияле буын тәрбияләүгә багышланган ачык дәрес үткәрде.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Иннополиста «РоссияБаш дәүләт экспертизасы» ФАУ начальнигы Игорь Манылов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башка кунаклар катнашында Россия экспертизалары ассоциациясенең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста FINOPOLIS.365 яшьләр программасының кейс-чемпионаты башланды. Бу команда ярышлары, анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге катнашучылар кураторлар белән берлектә бизнес-бурычларны хәл итәләр һәм үз идеяләрен профессиональ бәяләү өчен Россия Банкы экспертларына, төбәк хөкүмәтләренә һәм компанияләренә тәкъдим итәләр.

Чемпионатны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Россия банкы Рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова катнашты.


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Иннополиска танышу визиты белән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» укыту программасы тыңлаучылары килде. Алар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм БДБ илләреннән дәүләт органнары һәм коммерциячел компанияләр җитәкчеләре бар.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы вәкилләре «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашуда шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Иннополис үзенең туган көнен билгеләп үтә. Хәзерге Россия тарихында иң яшь шәһәрне ачу тантанасыннан соң сигез ел узды.

Иннополиска Әрмәнстан Республикасы Мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт министры Жанна Андреасян эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул шәһәрнең төп инфраструктура объектларында булды.


19
май, 2023 ел
җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Кичә Иннополис стендында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Глобаль чакырулар контекстында электрон сәнәгать: ИХО илләрендә хезмәттәшлек перспективалары һәм юллары» панель сессиясе узды.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International