Заявка бирү компаниясе 14-23 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Конкурсның республика этабында җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен номинацияләнә.
Күп функцияле үзәкләр офислары аша "Мобиль сайлау" механизмыннан республиканың 416 кешесе файдаланган инде. Татарстанлыларның алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлау өчен тагын 4 көне бар: гаризаларны кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.
1 сентябрьдән башлап күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 офисында республика халкы банкротлыкны судтан тыш тәртиптә тану турында гаризалар бирә алачак. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләр бүлекләренең эш режимы үзгәрде.
Күп функцияле үзәкләр офисларында халык өчен транспорт чараларын теркәү буенча яңа сервис барлыкка киләчәк. Тиешле карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Хәзерге вакытка кадәр әлеге хезмәт КФҮ аша бары тик Мәскәүдә һәм Казанда гына күрсәтелгән.
Агымдагы елның беренче алты аенда КФҮнең республика офисларында 358 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән. Көн саен күпфункцияле үзәкләр 14 меңнән 17 меңгә кадәр кешене кабул итә.
31 июль - Корбан бәйрәме уңаеннан Россия Почтасы бүлекләренең һәм күп функцияле үзәкләрнең эш режимы үзгәрде.
Күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 бүлекчәләрендә 11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Мондый гаризаны республика халкы 8 сентябрьгә кадәр тапшыра ала.
Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының өч яңа хезмәте күп функцияле үзәкләр офисларында республика халкына билгеле булды. Аерым алганда: Татарстан Республикасында күп балалы гаиләгә таныклык (дубликат) бирү, «Хезмәт ветераны», «ТР хезмәт ветераны» таныклыгын бирү һәм ТР бюджеты хисабына социаль ярдәм күрсәтү. КФҮ функционалын киңәйтү «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
2020 ел башыннан Татарстанның күп функцияле үзәкләренә республиканың 1,3 миллионнан артык кешесе мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге - 1 млн.нан артык кеше - ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша белгечкә кабул итүгә язылган.