ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның 1 декабреннән Казан шәһәренең балалар бакчаларына исәпкә кую өчен гаризалар һәм документлар «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ (алга таба – КФҮ) тарафыннан кабул ителәчәк. Яңалык ата-аналар өчен документлар бирү процессын тагын да уңайлырак итәргә һәм процедураның вакытын кыскартырга тиеш: КФҮтә хезмәт күрсәтүгә чират 15 минуттан артмый.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләргә консультация бирде.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Якынлашып килүче 30 август – Татарстан Республикасы көне бәйрәме  белән бәйле рәвештә, КФҮнең эш графигы үзгәрде.

29 августта КФҮнең барлык филиалларында да эш көне 1 сәгатькә кыскарды.

30, 31 август һәм 1 сентябрь КФҮнең барлык филиаллары өчен дә ял көне булып санала.

Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.  


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Тәтеш шәһәре Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгендә, расланган график нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К.Сазонова, ТР Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Л.Г.Потапова кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Юдино бистәсендә Ильич урамы, 28 адресы буенча Казанның Киров районында беренче тапкыр «Минем документларым» офисы ачылды. КФҮ ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Энгельс ур., 152а адресы буенча Чистай шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International