ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Онытмагыз! РФ Җинаять кодексы ришвәт биргән өчен дә, аны алган өчен дә җаваплылык каралган. РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе нигезендә ришвәт алган өчен максималь җәза - 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәтнең 10-20 тапкыр күләмендә штраф салу.

Тэги: коррупциягә каршы тору

18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Коррупциянең үзенчәлекле ягы булып хезмәткәрләрнең үз вазыйфалары буенча булган хокукларыннан һәм мөмкинлекләреннән законсыз рәвештә, дәүләт мәнфәгатьләренә зыян китереп һәм шәхси баю максатында файдалануы тора.

Тэги: коррупциягә каршы тору

12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

РФ Административ хокук бозулар кодексында коррупция юнәлешендәге хокук бозуларга багышланган аерым бүлек юк.

Хокук бозуны коррупциячел дип квалификацияләү өчен матди кызыксыну булу, вазыйфаи вәкаләтләрне үз мәнфәгатьләрендә куллану һәм нәтиҗәдә нормаль идарә эшчәнлеген бозу кирәклегеннән чыгып, түбәндәге составларны коррупциячелләргә кертергә мөмкин:

Тэги: коррупциягә каршы тору

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районына барды.

Тэги: коррупциягә каршы тору

20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Хәзерге Россия җәмгыятендә һәм дәүләтендә төп проблемаларның берсе - коррупция. Ул, һичшиксез, илнең икътисады һәм социаль тотрыклылыгы үсешенә зыян китерә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрне шактый киметә, намуслы көндәшләрне базардан кысрыклап чыгара һәм халыкның хакимият органнарына, социаль һәм финанс структуралары вәкилләренә ышаныч дәрәҗәсен киметә. Гадәттә коррупция дип вазифаи затның шәхси файда өчен үзенә ышанып тапшырылган хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллануын аңлыйлар, бу законнарга һәм әхлак нормаларына каршы килә.

Тэги: коррупциягә каршы тору

10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Акча сорау очрагында ничек эшләргә кирәклеге турында берничә киңәш:

- үз-үзеңне сак, әдәпле, ришвәт алудан яки ришвәт бирүдән катгый баш тарту дип аңлатыла алырлык сүзләргә юл куймаска;

Тэги: коррупциягә каршы тору

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар коррупциягә каршы дөньяга карашны һәм җәмгыятьтә коррупция күренешләренә карата түземсезлекне пропагандалауга юнәлдерелгән.

Тэги: коррупциягә каршы тору

22
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына барды.

Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән очрашуда коррупциягә каршы тору буенча семинар үткәрелде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына барды.

Хуҗалык итүче субъектлар белән очрашуларда коррупциягә каршы тору буенча семинарлар уздырылды.

Тэги: коррупциягә каршы тору

12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Коррупциянең нәрсә икәнен күпләр белә. Шулай да, искәртеп узабыз, коррупция ул:

- хезмәт урыныннан явызларча файдалану;

- ришвәт бирү һәм алу;

- вәкаләтләрне дөрес кулланмау;

- коммерцияле ришвәт алу;

- физик затның җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы үз вазифаи урыныннан законсыз файдалануы.

Ришвәт бирү өчен нинди җәза каралганын аңлатыйк.

Тэги: коррупциягә каршы тору

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International