Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында, җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан чыгып, «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең расланган планы нигезендә чаралар үткәрде.
Ел башыннан ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 172 коррупцион хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 очракка кимрәк. Әмма җаваплылыкка тартылган дәүләт хезмәткәрләре саны 127 кешедән 152 гә кадәр арткан. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов шундый саннар китерде.