Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында беренче чиратта төзекләндереләчәк парклар, скверлар, мәйданнар, урамнар һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн-сораштыру эшли башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Энгельс ур., 152а адресы буенча Чистай шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.