ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре «Миләшкәй»балалар бакчасында Балаларны Халыкара инвалидлар көне белән котладылар. Балаларга канцелярия товарлары һәм тәм-томнар бүләк иттеләр, фотосессия оештырдылар. Балалар өлкәннәрнең кайгыртуын һәм игътибарын тойдылар, бу уңышлы үсешкә һәм социаль адаптациягә ярдәм итә.
Баулының «Каенкай» инвалидлар үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган җылы бәйрәм чарасы узды.
Очрашу программасы үз эченә алган иде:
- 7 нче мәктәп укучыларыннан концерт программасы
4 декабрьдә «Россия эше» кадрлар үзәге Түбән Кама районы инвалидлары өчен Ачык ишекләр көне үткәрде. Чараның максаты-эшкә урнашуга ярдәм итү һәм уңайлы ярдәм күрсәтү. Белгечләр резюме төзергә, вакансияләр сайларга булышты һәм кулланучылар хокуклары һәм социаль хезмәтләр буенча консультацияләр бирде. Комплекслы мәгълүмати ярдәм оештырылды. Бер урында гражданнар «Ватанны саклаучылар» фонды, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, социаль яклау органы белгечләреннән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алды. Килүчеләр максималь файдалы мәгълүматлар һәм эш бирүчеләр белән элемтәләр алды. Бу инклюзив эш киңлеген формалаштыруга мөһим адым.
Яңа елга бүләкләрне Кыш бабай белән Кар кызы алып киләләр. Ул бүләкләр матур нәни капчыкларда, тартмачыкларда булырга мөмкин.
Бүген район мәдәният үзәгендәге чарага шулай ук махсус хәрби операция ветераннары да чакырылды.
Бүген район мәдәният үзәгендә язмыш сынауларына баш имичә, түземлек, сабырлык, тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яшәүчеләрне хөрмәтләдек.
Ел саен үткәрелә торган Инвалидлар Декадасы кысаларында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина беренче группа инвалид Руслан Минкашев янына барды. Ул аны туган көне белән котлады, аңа ныклы сәламәтлек һәм хезмәт күрсәтүче чит кешеләр белән аралашканда сак булуларын теләде. Русланга бакча машинасы һәм мәгълүмати буклетлар бүләк ителде.