Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашкан. Бу хакта республика башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Төбәктә «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проекты – фикер алышу предметы булган.
16 февральдә «Ак Барс» базасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов команда җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән очрашты. Плей-офф алдыннан традицион очрашуда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты Наил Маганов һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.