«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ химиясе форумы кысаларында чаралар дәвам итә. Асылда, бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.
Бу җәйдә Казанда беренче тапкыр кояш батареяларында көймәләр узышы узачак. "Кояшлы регата – 2019" чарасына 27 июньнән 30 июньгә кадәр Россиянең 26 төбәгеннән 50дән артык команда җыелачак. Ярышлар Түбән Кабан акваториясендә узачак.
"Кояшлы регата" – уникаль чара, анда катнашучылар тизлектә, кояш энергиясе хисабына хәрәкәт итүче экологик көймәләрнең маневрлыгы һәм чыдамлыгы буенча ярыша ала. Конкурсның максаты – инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштыру.
"Кояшлы регата"ны оештыручы – "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары милли үзәге" АКО. 2019 елда ярышларның Бөтенроссия этабы Казан шәһәре мэриясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, шулай ук "Берләшкән суднолар төзелеше корпорациясе" АҖ ярдәмендә узачак. Ярышларның төп партнеры – Казан дәүләт энергетика университеты.
"Кояшлы регата" халыкара инженерлык ярышлары Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Элегрәк бу ярышлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозный шәһәрләрендә узган иде инде. 2018 елдан башлап ярышларда мәктәп командалары да катнаша ала.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Липецк өлкәсе делегациясенә дәүләт экологик күзәтчелеге өлкәсендә IT-карарлар булдыру һәм куллану тәҗрибәсе турында сөйләделәр.