Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч һәм Биектау районнарының 8-11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.
Тәтеш районының Олы Тархан авылы мәктәбендә яңа уку елы Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләренең профилактик чараларыннан башланып китте. Бүлек начальнигы Алсу Хөснетдинова һәм белгеч Елена Сазонова укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Аларга 2025 елның 8 сентябрендә старт алган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләделәр
2025 елның 8 сентябреннән Татарстан мәгариф учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен XIII республика олимпиадасы башлана.
Оештыручылар:
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
2024 ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада номинантларына һәм Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе педагогларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Быел олимпиадада Казан территориаль органы карамагындагы районнардан 1195 укучы катнашты.
Олимпиада барышында алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерлары булдылар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Аксубай районының «Сельская новь» газетасы үз укучыларына «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уздырылган уникенче республика Олимпиадасы һәм район мәктәпләре укучылары арасында җиңүчеләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучысы Азалия Сафинага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның грамотасын тапшырды.
Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Олимпиада безнең республикада инде уникенче ел уздырыла. Мәктәп укучыларының алган кулланучылар белемнәре аларга күптөрле хезмәтләр һәм товарлар буенча ориентлашырга, дөрес итеп товарлар сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең тәрбия эше буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнардан751 укучы катнашты.
Бу көннәрдә Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына оештырылган Олимпиада номинантларын һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.