ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2024 елгы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы номинантларын  котлауларга старт бирелде.

Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лилия Муллина номинантларга лаеклы бүләкләр тапшырды:

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика ХІІ Олимпиадасы тәмамланды.

Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аның координаторы итеп билгеләнгән. Программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе - кулланучылар грамоталылыгын арттыру, шул исәптән урта уку йортларында укучылар өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү.  Кулланучылар тәртибе нигезләрен белү тагын да актуальрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 2024 елгы Республика Олимпиадасының йомгаклау өченче турына узган укучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында катнашучылар өчен II этап тәмамланды, ул дистанцион формада, билгеле бер темаларга иҗади биремнәр башкару рәвешендә узды.

Олимпиаданың II турына әзерлек барышында күп кенә балаларны «Кулланучылар бәхәсләрен хәл итү ысулы буларак медиация» темасы кызыксындырды һәм икенче турга узган катнашучылар белән очрашу вакытында Яр Чаллы территориаль органы белгечләре төрле сораулар буенча фикер алыштылар: кем ул медиатор? Россиядә мондый һөнәргә ихтыяҗ бармы?

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

11
октябрь, 2024 ел
җомга

Гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче этабы тәмамланды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Урта белем бирү учреждениеләренең 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче туры узды. Исегезгә төшерәбез, быел Олимпиада 12 мәртәбә уздырыла.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы мәктәбе командасы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган Олимпиадага тырышып әзерләнә. Олимпиадага әзерләнүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. 

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау районы мәктәпләренең педагогик составы белән берлектә 8, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай муниципаль районы Чистай Выселькасы мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International