ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм югары технологияләр өлкәсендә Казан «ИТ-парк» технопаркы резидентларны һәм стартапларны, шулай ук InnoSpark Conference ит-эшкуарларын чакыра.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген IT-паркта «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый-әһәмиятле инициативалар» республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Катнашуга турыдан-туры яки видеоконференцэлемтә аша кушылырга тәкъдим ителде.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Чиста су» секциясендә:

- Калайда Марина Львовна – профессор, «КДЭУ» ЮББ ФДБМУ «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы мөдире;

- Закиров Рөстәм Каюм улы - «КФТУ» ЮББ ФДБМУ «Сәнәгать биотехнологиясе» кафедрасы доценты;

- Миңнебаев Азат Илшат улы – «КДЭУ» ЮББ ФДБМУ «Җылылык электр станцияләре» кафедрасы ассистенты.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе барышында «Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергетика нәтиҗәлелеге һәм экология куркынычсызлыгы» дигән секциядә циркуляр икътисад принципларын кертү зарурилыгы, калдыклар белән эш иткәндә энергия нәтиҗәлелеген һәм экологик куркынычсызлыкны арттыруга бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ химиясе форумы кысаларында чаралар дәвам итә.   Асылда, бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

«Энергорешение» укыту үзәге 2020 елның 1-5 нче июнь көннәрендә, 2020-2022 елларда электр энергиясе базарында тарифларны җайга салу өлешендә яңа закон актларын реформалаштыру һәм гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә, «Россия электр энергетикасын үстерү. 2020-2022 елларда тарифларны җайга салу, технологик тоташтыру, электр энергиясен (егәрлеген) ваклап сату базарлары эше. Законнардагы яңа үзгәрешләр» дигән россиякүләм онлайн конференция уздырырга планлаштыра


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның “Экология, шәһәр һәм без” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узган.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләреннән, Россия, Германия, Дания, Италия, Бельгия, Эстония, Швеция, Украинадан, Молдова, Казахстан һәм Беларусь Республикаларыннан 200гә якын делегат “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XII Халыкара конференциясендә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан атмосфера һавасын саклау бүлеге начальнигы Алия Гәрәева чакырулы иде.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында экологик белеменә өйрәтә башлауга 50 ел тула. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче пәйда булган экология факультеты юбилеен билгеләп үтү кысаларында 2019 елның 21 ноябрендә УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

22-26 нчы июльдә Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында БРИКС илләренең III Халыкара математика конференциясе узачак, ул Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка илләреннән 500 катнашучыны җыячак. Чакырылган спикерларның чыгышлары өч секциядә тәкъдим ителәчәк: чиста математика, гамәли математика һәм ихтимал  теориясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International