Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләреннән, Россия, Германия, Дания, Италия, Бельгия, Эстония, Швеция, Украинадан, Молдова, Казахстан һәм Беларусь Республикаларыннан 200гә якын делегат “ТУЗАННАН ГАЗДАН ЧИСТАРТУ-2019” XII Халыкара конференциясендә катнашты. Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан атмосфера һавасын саклау бүлеге начальнигы Алия Гәрәева чакырулы иде.
Татарстан Республикасында экологик белеменә өйрәтә башлауга 50 ел тула. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче пәйда булган экология факультеты юбилеен билгеләп үтү кысаларында 2019 елның 21 ноябрендә УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла.
22-26 нчы июльдә Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында БРИКС илләренең III Халыкара математика конференциясе узачак, ул Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка илләреннән 500 катнашучыны җыячак. Чакырылган спикерларның чыгышлары өч секциядә тәкъдим ителәчәк: чиста математика, гамәли математика һәм ихтимал теориясе.